news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

26 апрель көнне Казанда Шигырь бәйрәме үткәреләчәк

Моңа кадәр «Татар-информ» традициягә әверелгән Шигырь бәйрәменең Казанда булмыйча, Кырлайда үткәрелү ихтималы турында хәбәр иткән иде.

26 апрель көнне Казанда Шигырь бәйрәме үткәреләчәк
"Татар-информ" архивы

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 26 апрельдә Казанда Туган тел көне уңаеннан күп төрле чаралар, шул исәптән, Шигырь бәйрәме үткәреләчәк. Тукай премиясе лауреатлары да Казанда игълан ителәчәк. Әлеге мәгълүматны «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге раслады.

Моңа кадәр «Татар-информ» Туган тел көненә һәм Тукай туган көнгә багышланган тантаналы чараларны, шул исәптән, Шигырь бәйрәмен дә Казанда уздырмыйча, Кырлай авылында үткәрү ихтималы турында язган иде. Рәсми рәвештә игълан ителмәсә дә, җаваплы җитәкчеләр, халык аз җыелуны сәбәпләрнең берсе итеп күрсәтеп, тантананың Кырлайда үтү мөмкинлеген раслады.

«Татар-информ»ның бу хәбәре җәмәгатьчелектә кискен резонанс уятты. Социаль челтәр кулланучылар Шигырь бәйрәмен «Кырлайга күчерү аның дәрәҗәсен төшерүе» һәм әлеге «чараның юкка чыгуы белән бер» дигән фикерләр язды.

Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге «Татар-информ» хәбәрчесенә әйткәнчә, Шигырь бәйрәме Казанда традицион урынында — Тукай һәйкәле янында 26 апрельдә үткәреләчәк. Бәйрәмнең вакыты тәгаенләнмәгән, ләкин Казандагы һәм Кырлайдагы чаралар бер үк сәгатьтә үтмәячәк. Шигырь бәйрәме Кырлайда 11.30—13.00 сәгать аралыгында үтүе, ә Казанда 14.00 сәгатьтә башлануы ихтимал.

Традициягә әверелгән «Мин татарча сөйләшәм» акциясе дә 26 апрель көнне үтәчәк.

ТР Мәдәният министрлыгы 21 апрель көнне «Татар-информ»да Туган тел көне уңаеннан буласы чаралар буенча матбугат конференциясе үткәрергә вәгъдә итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100