news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар конгрессы: Башкортстанда Фатих Кәрим музееның исеме үзгәрешсез сакланачак

«Музей исемен бертуган Габдулла һәм Фатих Кәримовлар дип үзгәртү планлаштырылмый», дип җавап биргәннәр Башкортстан хакимиятендә.

Татар конгрессы: Башкортстанда Фатих Кәрим музееның исеме үзгәрешсез сакланачак
https://tatar-congress.org

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Соңгы көннәрдә матбугат чараларында Башкортстанның Ает авылында Фатих Кәрим музейның исемен үзгәртү белән бәйле хәбәрләр таралган иде. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте музей статусы үзгәреш калачагын хәбәр итә.

Музейның статусын үзгәртү турында мәсьәлә Фатих Кәримнең абыйсы Габдулла Кәримов истәлеген мәңгеләштерү белән бәйле булган.

Әлеге хәбәрдән соң ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында урнашкан Фатих Кәрим музеен саклап калу үтенече белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменә мөрәҗәгать иткән.

Шушы көннәрдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары А.Ш.Бадрановтан җавап килгән. Анда Фатих Кәрим исеме, аның иҗаты Башкортстанның әдәби тормышына күптән һәм ныклы кереп урнашуы, якташлары йөрәген яулап алуы, шулай ук ике тугандаш халык арасында тагын бер тоташтыргыч күпер булуы әйтелгән.

Башкортстанда шагыйрь истәлеген хөрмәтләүләре искәртелә. Ает авылында урнашкан Фатих Кәрим музее Бөек Ватан сугышы башлануга 30 ел тулу уңаеннан ачыла, аннары ул киңәйтелә, яңартыла.

«Музейда Фатих Кәримнең олы абыйсы — шагыйрь Габдулла Кәримовка да лаеклы урын бирелә. Шул ук вакытта музей исемен „Бертуган Габдулла һәм Фатих Кәримовлар музее“ дип үзгәртү планлаштырылмый», дип искәртелә җавапта.

Моннан тыш, Башкортстан законнары нигезендә, Башкортстан Республикасы алдындагы зур казанышлары һәм аерым казанышлары булган зат исеме бирелгән объект исемен үзгәртү, объектның тарихи атамасын торгызу очракларыннан тыш, рөхсәт ителми, диелгән бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100