news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама театры Казанга «Әлдермештән Әлмәндәр»не алып килде

«Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә төп рольдә - театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев үзе. Әҗәл ролендә — Алмаз Хөсәенов.

Түбән Кама театры Казанга «Әлдермештән Әлмәндәр»не алып килде

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен Казан тамашачысына күрсәтте.

Тинчурин театры залында Түбән Кама театрының ике көнлек гастрольләре бара. Театр Казанга ике спектаклен алып килде. Ул аларны көнгә икешәр тапкыр уйный.

«Туфанның үзенә бу спектакль ошар иде дип уйлыйм. Үз әсәре буенча куелган спектакльләрне ошатмаган чагы булмады аның. Театр алынган икән, ул үз мөмкинлекләреннән чыгып уйный дип саный һәм авыр сүз әйтми иде», — диде спектакльне караган халык шагыйре, Туфан Миңнуллинның дусты Разил Вәлиев.

«Бу бөтенләй башка спектакль. Әҗәл дә бөтенләй башка. Ул мәрхәмәтлерәк, кешелеклерәк», — дип дәвам итте Разил Вәлиев.

«Миңа спектакль ошады. Түбән Кама театры үз юлын, алымнарын тапкан. Бу пьесаны яңадан элеккечә куеп булмый бит инде», — диде Камал театрының күренекле артисты Ренат Таҗетдинов.

«Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә төп рольдә театрның сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев үзе. Әҗәл ролендә — Алмаз Хөсәенов. Режиссер — Фиргат Гарипов. Казан тамашачысы спектакльне рөхсәт ителгән дәрәҗәдә тулы зал белән карады.

Бүген Тинчурин театры залында 13.00 һәм 18.30 сәгатьләрдә Мостай Кәрим әсәре буенча «Озын-озак балачак» драмасы булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100