news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең биш төбәгендә Татарстан киносы көннәре була

«Татаркино» оештыра торган чаралар Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан узачак.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). «Татаркино» оешмасы Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Россиянең биш төбәгендә Татарстан киносы көннәре уздырачак.

Кино күрсәтү вакытында төшерү төркемнәре белән очрашулар була. Әлеге чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырыла, дип хәбәр итте «Татаркино».

17-19 мартта Түбән Новгород өлкәсендә режиссер Илшат Рәхимбайның «Әпипә» фильмын күрсәтәләр.

25-27 мартта Уфада «Мулла», «Әпипә» һәм «Сөмбел» фильмнары тәкъдим ителә.

3-8 апрельдә Ханты-Манси округында Татарстан киносы көннәре була. Кагалым, Покачи, Нижневартовск шәһәрләрендә «Сөмбел» һәм «Әпипә» фильмнарын күрсәтәләр.

9-10 апрельдә Омск шәһәрендә шушы ук фильмнарны карап булачак.

29-30 апрельдә Санкт-Петербургта да Татарстан киносы көннәре була, диелә әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100