news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Нәүрүз бәйрәме 21 мартта онлайн-форматта була

Былтыр Нәүрүз бәйрәме бөтенләй оештырылмый калган.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). 21 март көнне Нәүрүз бәйрәме Мәскәүдә онлайн режимда була. «Интерфакс» агентлыгы шәһәрнең милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе урынбасары Иван Петровка сылтама белән шул хакта хәбәр итте.

«Кызганыч, узган ел без бу бәйрәмне берничек тә уздыра алмадык, әмма быел Нәүрүзне онлайн режимда уздырырга карар кылдык», — дигән Петров сишәмбе көнне узган матбугат конференциясендә.

Петров узган ел Сабантуй һәм «Рус кыры» фестиваленең онлайн-форматта уздырылганлыгын искә алган.

«Нәүрүз бәйрәмен быел онлайн-форматта үткәрү катнашучыларда шулай ук онытылмас тәэсирләр калдырыр дип ышанам», — дип искәртә түрә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100