news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт музыка көллиятендә семинар-практикум була

Биредә катнашучылар төбәкнең этник инструменталь сәнгате мәсьәләләрендә үз осталыкларын арттыра, борынгы уен коралларын торгызу буенча эш методикалары белән таныша.

Әлмәт музыка көллиятендә семинар-практикум  була
https://tatar-congress.org/

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). 19 мартта Ф.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә этник музыка-инструменталь мәдәният буенча семинар-практикум узачак.

Семинар-практикум фольклор коллективлары җитәкчеләре, катнашучылары, Татарстан Республикасы халык иҗатын сөючеләр өчен үткәрелә. Чарада этномузыка белгечләре, фольклорчылар, педагоглар, фольклор-инструменталь ансамбльләр җитәкчеләре, этник музыка уен кораллары җитештерүчеләр катнашачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә катнашучылар төбәкнең этник инструменталь сәнгате мәсьәләләрендә үз осталыкларын арттыра, борынгы уен коралларын торгызу буенча эш методикалары белән таныша, фольклор традицияләрен җыю, өйрәнү һәм яңадан торгызу буенча тәҗрибә уртаклаша алачак.

Үзеңнең катнашуыңны «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге» ДБУ электрон почтасы аша tatcultgrant@mail.ru 2021 елның 17 мартына кадәр расларга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot