news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда «Бирешмә!» балалар премиясе җиңүчеләрен туры эфирда игълан итәчәкләр

Лауреатлар арасында инвалид балалар, спортчылар, тормыш авырлыкларын җиңә алучылар, — герой-балалар бар.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Башкортстанның «Бирешмә!» балалар премиясендә катнашу өчен 2021 елда 405 яшүсмер дгариза биргән. «Башинформ» хәбәр итүенчә, лауреатларны бүләкләү тантанасы 21 мартта БСТ телеканалының туры эфирында 19.00 сәгатьтә башлана.

Тамашачылар яшь геройларга җиңүдә уңышлар теләп, призлар уйнатуда катнаша ала. Шулай ук «Бирешмә!» төркеме, яшь җырчыларны тыңлау мөмкинлеге булачак.   

Республиканың танылган яшьләреннән торган жюри җиде номинация буенча җиңүчеләрне сайлап алган.

«Яшь булуларына карамастан, балаларның күбесенең язмышы катлаулы. Әмма алар бирешмәгән, кыенлыкларны җиңеп, алга, максатларына, хыялларына ирешә алган. „Тамыр“ телеканалына әлеге премия идеясе һәм аны тормышка ашырганы өчен рәхмәт. Балалар тарихы мине кызыксындыра», — ди жюри әгъзасы, блогер, яшь эшмәкәр Динар Шаһиев.

Лауреатлар арасында тулы булмаган гаиләдә үскән яшүсмерләр, инвалид балалар, спортчылар, тормыш авырлыкларын җиңә алганнар, зур уңышларга ирешкән иҗатчылар — герой балалар бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100