news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада татар китабы клубы ачыла

Татар китабы клубын Рүзилә Якупова җитәкли. Клубның беренче утырышы 28 мартта узачак.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Уфада татар китабы клубы ачыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар китабы клубын Рүзилә Якупова җитәкли. Клубның беренче утырышы 28 мартта узачак.

«Халыкның китапка, матур әдәбиятка омтылуы — шатлыклы хәл. Ә яшьләрне китап, әдәбиятка мәхәббәт берләштерүе — икеләтә шатлыклы. Уфадагы татар яшьләре үз башлангычлары белән Уфада китап сөючеләр клубы оештырды», - ди җитәкче.

Бу көнне Уфаның китап сөючеләр клубы Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча фикер алышу үткәрә һәм әдәбиятка битараф булмаганнарны үз янына чакыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100