420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әкият» татар дәүләт курчак театры сугыш темасының яктыртылмаган ягы — аяксыз-кулсыз калган гарип кешеләр язмышы турында өлкәннәр өчен курчак спектакле чыгарды. Театр «Самоварлар» спектакленең премьерасын тәкъдим итте.
«Самоварлар» сугыш драмасының режиссеры — Рафаэль Таһиров. Спектакль алдыннан ул тамашачы алдына чыгып кыскача мәгълүмат бирле. «Сугышта аяксыз-кулсыз калганнарны „самовар“ дип атаганнар. Бу спектакль шуларның авыр язмышы турында. Бирегә әти-әнисе белән килгән балаларны кисәтеп куям — спектакль авыр һәм куркыныч. Курыксагыз чыгып торырга туры килер», — диде ул.
Спектакль төгәл сюжет буенча эшләнмәгән. Ул режиссерның һәм артистларның сугыш темасына гражданлык позициясе. Спектакльдә кеше кадере турында уйланулар чагыла.
Әсәр Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.