М.Гафури исемендәге башкорт драмтеатры “Идел-Буа-Урал” фестивалендә моноспектакль күрсәтте

12-23 март көннәрендә Буа шәһәрендә "Идел-Буа-Урал" театр фестивале үтә.
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Кичә “Идел-Буа-Урал” театр фестивале сәхнәсендә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма академия театры “Әлифбадан бер чебеш” моноспектаклен (А.Кивирякх пьесасы) күрсәтте.Спектакльдәге бердәнбер геройны – Мәүлит ролен Башкортстанның халык артисты Алмаз Әмиров башкара.Театрның бу спектакле «Мельпомена Таврии» (Херсон, Украина, 2013), «Арт-соло» ( Владикавказ, Төньяк Осетия, 2013); «MENAS» (Паневежис, Литва, 2014), «Молодой театр» (Петрозаводск, Карелия, 2014) Халыкара театр фестивальләрендә катнашкан.Бүген фестиваль сәхнәсендә – “Вторая смерть Жанны Д`Арк” спектакле белән И.А.Гончаров исемендәге Ульян драмтеатры.