news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мордовиядә XII Бөтенроссия авыл Сабан туенда Россиянең 50 төбәгеннән кунаклар катнаша

Бәйрәм 1-2 июльдә Мордовия Республикасының ике мәйданчыгында уза

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). 15 февральдә Татарстан Республикасы йортында Мордовия Республикасында XII Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Мордовия Республикасы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аны Мордовия башлыгы Артем Здунов һәм Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев уздырган.

Здунов оештыру комитеты утырышында катнашулары өчен Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенә рәхмәт белдерде, шулай ук булачак бәйрәмнең бөтен ил өчен зур әһәмияткә ия булуын әйтте.

«Сабантуйда Россиянең 50 төбәгеннән кунаклар катнашачак, шуңа күрә без куркынычсызлык, транспорт, кунакханә, коммуналь, телекоммуникация инфраструктурасын әзерләү мәсьәләләрен дә кертеп, барлык оештыру моментларын җентекләп эшләргә тиеш. Һәм иң мөһиме — чараның бай эчтәлекле булуы», — диде республика башлыгы.

Спорт ярышларына шулай ук зур игътибар бирелә. Иң мөһим чараларның берсе — көрәш, ул алты үлчәү категориясендә, шул исәптән балалар арасында да уза. Танылган спортчылар билбау көрәше буенча мастер-класслар үткәрәчәк. Бәйрәмдә катнашучылар шулай ук аркан тарту, кул көрәше, гер күтәрү буенча үз көчләрен сыный ала.

Сабантуйның ат чабышларында Мордовия, Пенза, Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан җайдакларының катнашуы планлаштырыла.

Матбугат хезмәте ачыклык керткәнчә, быел бәйрәм 1-2 июльдә Мордовия Республикасының ике мәйданчыгында уза. Федераль Сабантуй Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында уза.

1 июльдә Лямбирь авылында Мордовия һәм Татарстан иҗат коллективларының зур концерты була, ә 2 июльдә Сабантуйның төп чаралары Лямбирь районының Аксеново авылы районында 80 гектардан артык мәйданда узачак.

2023 елда федераль Сабантуй Әстерхан өлкәсендә уза, ул Мордовиядән соң Бөтенроссия сабан бәйрәмен үткәрү эстафетасын кабул итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot