news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Камал театрының архитектура концепциясенә бәйге финалистлары белән танышты

Җиңүченең исеме 2022 елның 17 февралендә узган матбугат конференциясендә игълан ителәчәк.

Миңнеханов Камал театрының архитектура концепциясенә бәйге финалистлары белән танышты
https://tatarstan.ru/

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында булды. Аңа театрның архитектура концепциясен эшләү буенча конкурс финалына чыккан проектларны тәкъдим иттеләр.

Рөстәм Миңнехановка проектлар турында ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова сөйләде, ул — бәйгенең эксперт советы рәистәше. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

2021 елның 12 октябрендә Казанда жюри әгъзалары дөньяның 14 иленнән 26 консорциумнан һәм 13 шәхси конкурсанттан гаризалар карадылар һәм сигез финалист команданы сайлап алдылар. Соңгы 4 ай дәвамында финалга чыккан 8 команда Кабан күле ярында урнашкан Һади Такташ һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары чатында театрның яңа бинасы проектын эшләде.

Жюри иң яхшы өч проектны сайлап алачак һәм бер җиңүчене билгеләячәк. Ачык конкурсның финалын онлайн карарга мөмкин булачак. Җиңүченең исеме 2022 елның 17 февралендә узган матбугат конференциясендә игълан ителәчәк.

  • Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының хәзерге бинасын реконструкцияләү турында 2016 елның августында беренче тапкыр сөйләшә башлаганнар иде. Архитектура концепциясен эшләүгә ачык халыкара конкурс 2021 елның 23 июлендә старт алды.
  • Конкурсның инициаторлары — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.
  • Конкурс ТР Хөкүмәте, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан Башкарма комитеты һәм «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды ярдәме белән үткәрелә. Конкурсның операторы — «Үзәк Lab» халыкара урбанистика лабораториясе.
  • Конкурс сайтында https://theatre кtatar/ финалист проектлар белән җентекләп танышырга мөмкин.
  • Г. Камал ис. Татар дәүләт академия театры — Россиянең иң борынгы милли театры, аңа 1906 елда нигез салынган. Казанның Кабан күле яр буенда хәзерге бинада театр 1985 елдан бирле эшли. Бина 1972-1982 елларда төзелгән. Проектнф Борис Мезенцев исемендәге Мәскәү үзәк фәнни-тикшеренү һәм проект институтының алтынчы остаханәсе архитекторлары эшләде.
  • Архитекторлар Георгий Горлышков, Юрий Корнеев, Федор Евсеев, Георгий Хаджин һәм Наталья Шебалина Казанның баш архитекторы Мөнир Агишев белән бергә эшләде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100