news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күренекле рәссам Зөфәр Гыймаев Курган зиратына җирләнде

Зөфәр Гыймаев 71 яшендә вафат булды.

Күренекле рәссам Зөфәр Гыймаев Курган зиратына җирләнде
Рамил Гали

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген «Казан нуры» мәчете ишегалды күренекле татар рәссамы, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Зөфәр Гыймаевны соңгы юлга озатырга килүчеләр белән тулы иде.

Иҗатташ дуслары, туганнары-якыннары, шәкертләре остаз белән хушлашырга килгән иде. Озатучылар арасында ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, ТР Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиһабиев, «Мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров һәм башкалар бар иде.

Озатырга килүчеләр Зөфәр Гыймаевның озак еллар авыру белән көрәшкән көчле шәхес икәнен, соңгы көннәренә кадәр сафта булуын ассызыкладылар.

«Без аның күргәзмәсен оештырып өлгерә алдык — шунысы да юаныч», — диде ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

Күренекле рәссам Курган зиратына җирләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100