news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең беренче финалистлары билгеле

Фестивальнең финалы Казанда 23 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә булыр дип планлаштырыла.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең беренче сайлап алу турыннан 30 компьютер уены, 20 анимация картинасы һәм 3 кыска метражлы фильм үткән.

Республикада «Милли мультFest» фестиваленең сайлап алу турлары башланып китте. Аның беренчесе Зәйдә узды, дип хәбәр итә төп оештыручы булган «Татаркино»ның матбугат үзәге.

Биредә Мамадыш, Бөгелмә, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Лениногорск, Әлмәт, Чирмешән муниципаль районы һәм Чаллы катнашучыларының эшләре каралды.

Кинофестиваленең жюри рәисе Рамил Төхфәтуллин һәм жюри әгъзалары «Татармультфильм» ның баш режиссеры Сергей Киатров, «Dиджитал» Академия җитәкчесе Айнур Дәүләтов катнашучыларга катлаулы таләпләр куймасалар да, һәр эш җентекләп анализланган.

«Бу ярыш булса да, биредә җиңелүчеләр булмаячак, чөнки безнең өчен һәр баланың һәм һәр иҗат төркеменең эше әһәмиятле», — диде фестивальнең жюри рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхфәтуллин.

Сайлап алу туры 20 февральдә Актанышта, 27 февральдә Буада үткәрелә. Сайлап алу турлары 13 мартта Казанда — «Мир» кинотеатрында төгәлләнә.Катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак, номинацияләр буенча иң яхшылар дипломнар белән бүләкләнә һәм республика турына чакырыла.

Фестивальнең финалы Казанда 23 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә булыр дип планлаштырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100