news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таллинда «Идегәй» татар эпосының эстон теленә тәрҗемәсен тәкъдим иттеләр

Зур булмаган тираж белән чыккан китап Европа илләрендә татар фольклоры классик әсәренең беренче басмасы булды.

Таллинда «Идегәй» татар эпосының эстон теленә тәрҗемәсен тәкъдим иттеләр
пресс-служба Президента РТ

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Эстония башкаласының үзәк китапханәсендә «Идегәй» татар героик эпосының эстон телендәге тәрҗемәсе презентациясе узды. Презентациядә ТРның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин катнашты. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Танылган галим-тюрколог һәм көнчыгышны өйрәнүче Артур Ласт татар эпосын эстон теленә күчерергә тәкъдим итә. Тәрҗемә шагыйрь Пеетер Илус тарафыннан башкарылган. Тәрҗемә Эстония фольклорына хас булган проза һәм руник шигъри формада эшләнгән.

Артур Ласт үзенең төрки телле әсәрләрне эстон теленә тәрҗемә итү тәҗрибәсе барлыгын әйтте. «Без, эстоннар, төньякта яшәсәк тә, көнчыгыш, төрки халыкларның тарихы һәм әдәбияты белән кызыксынабыз. Эстон теленә Руми, Навои, Низами һәм башка төрки классикларының әсәрләре тәрҗемә ителде», - дип сөйләде ул.

Тикшеренүче фикеренчә, тәрҗемә Эстония укучысында кызыксыну уятачак. Моңа тәрҗемәче сайлаган җиңел алым да ярдәм итәргә тиеш.

Бу проектны тормышка ашыручы авторларга Таллинда эшләүче «Идел» татар мәдәнияте җәмгыяте ярдәм итте. Ул аларга Татарстанның төрле структуралары белән хезмәттәшлекне оештырырга булышты.

56 битлек китап иллюстрацияләр һәм карталар белән эшләнгән. Ул 300 данә тираж белән нәшер ителә. Бу татар фольклорының классик әсәренең Эстониядә генә түгел, гомумән, Европа илләрендә дә беренче басмасы.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100