news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда VI Бөтендөнья фольклориада фестивале узачак

18 июль Россиядә Фольклор көне дип игълан ителде, бу көнне илнең барлык төбәкләрендә фольклор һәм халык иҗаты фестивальләре узачак.

(Казан, 16 февраль , «Татар-информ»). Уфада Башкортстанда узачак VI Бөтендөнья фольклориадасы программасын игълан иттеләр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Уфада ТР Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында VI Бөтендөнья фольклориадасы программасы турында сөйләделәр. Катнашучылар Уфага 16 һәм 17 июльдә килә.

18 июль Россиядә Фольклор көне дип игълан ителде. Бу көнне илнең барлык төбәкләрендә фольклор һәм халык иҗаты фестивальләре узачак.

Фестиваль программасына матур костюмлы урам парадлары, концертлар, декоратив-гамәли сәнгать осталарының күргәзмәләре, мастер-класслар, төрле интерактив мәйданчыкларның эше, төрле халыкларның милли уеннарын үткәрү керә.

Барлык мәйданчыклар да бердәм сценарий буенча эшләячәк. Барлык мәйданчыкларның концепциясе бердәм: җиһазландырылган сәхнә, һөнәрчеләр өчен павильоннар яки юрталар, традицион уеннар өчен мәйданчыклар, парадлар узачак урамнар булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100