Илһам Шакиров "Татар-информ" аша туган көне концертын оештыручыларга рәхмәт әйтә

Илһам абый концертларда катнашмаса да, күңеле белән һәрчак тамашачы янында, ди аның якыннары.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарның бөек җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров үзен туган көне белән котлаучыларга рәхмәтен җиткерә. Бу хакта һәрвакыт Илһам Шакиров янында булган Илһам Хаҗиев хәбәр итә.

“Бигрәк тә Илһам Шакиров ярты гасырдан артык эшләгән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә рәхмәтебез чиксез, - ди Илһам Хаҗиев. – Алар бөтен бәйрәмнәрдә дә, туган көнендә дә беренчеләрдән булып котлыйлар. 2002 елдан бирле Илһам абыйның туган көненә багышланган концертлар уза. Алдагы еллларда Илһам абый анда үзе дә катнаша иде, хәзер сәламәтлеге рөхсәт итми. Әмма ул күңеле белән һәрчак тамашачы янында. Безнең Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллинга һәм сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановка, филармония хезмәткәрләренә рәхмәтебез чиксез”.

Искәртеп үтәбез, кичә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировка 83 яшь тулды. Филармония концертлар залында бөек җырчыга багышланган “Кара урман аша...” дип аталган концерт программасы күрсәтелде.