news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәссам Ильяс Айдаровның «Казан-минем йөрәгемдә» күргәзмәсе ачылды

Ильяс Айдаровның картиналары космостабулып кайтты, ул Гиннесның рекордлар китабына кертелгән.

(Казан, 16 гыйвар, «Татар-информ»). Казанда рәссам Ильяс Айдаровның «Казан-минем йөрәгемдә» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Рәссамның уникаль картиналар күргәзмәсе Халыкара космик станция бортында 2000 еллар башында булган иде.

Рәссам һәм архитектор Ильяс Айдаров — мәгърифәтче, Уральск шәһәренең татар Кызыл мәчете имамы, Габдулла Тукайның укытучысы һәм рухи остазы Мотыйгулла Төхвәтуллинның (1845-1920) оныгы. Бу турыда Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ильяс Айдаров — кешелек тарихында беренче тапкыр картиналары Җирдән читтә күргәзмәгә урнаштырылган рәссам. Бу хакта Гиннесның рекордлар китабында язма бар.

«Йорт-Art» галереясендәге күргәзмә 2022 елның 17 мартына кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100