news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманың дүрт коммерцияле булмаган оешмасы Россия Президенты грантын откан

Конкурска барлыгы 10 063 проект тапшырылган.

Түбән Каманың дүрт коммерцияле булмаган оешмасы Россия Президенты грантын откан
https://tat.e-nkama.ru

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Каманың дүрт коммерцияле булмаган оешмасы Президент грантлары конкурсында отып, 2 миллион сумга якын акча алачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Максималь грант — 492 мең 760 сум — «Мәгариф һәм мәдәният: яңалыклар һәм ачышлар» иҗади инициативаларга ярдәм итү оешмасыныкы. «Play With Joy» халыкара җәйге мәктәбе проекты кысаларында Түбән Камада 2021 елның 1-7 июнендә һәм 2022 елның 1-7 июнендә мәктәп дәресләренең ике этабы оештырылачак. Дәресләрне үткәрүгә Норвегия педагогы Лиис Туомал һәм дирижер-һәвәскәр Алексей Богдановны (Мәскәү) чакырачаклар. Анда «Nobilis» кыллы ансамбле солистлары, концертмейстер-пианиночылар, музыка мәктәпләре укытучылары катнашачак.

471 мең 140 сум «Урал» башкорт милли-мәдәни оешмасына биреләчәк. Аларның проекты сәламәт яшәү рәвеше аша яшьләрне милли мәдәнияткә тартуга юнәлтелгән.

399 мең 613 сум күләмендәге грантны «Игелекле кешеләр лигасы» хәйрия фонды алачак. 2019 елның мартында фонд балаларга экологик тәрбия бирү кабинеты ачкан һәм 29нчы балалар бакчасы базасында ишетү мөмкинлекләре чикләнгән 4-7 яшьлек балалар өчен түләүсез нигездә экотүгәрәк оештырган. 2021 елда тагын 3 түгәрәк ачу планлаштырыла, аларда ишетү сәләте бозылган 40 бала шөгыльләнә алачак. Дәресләрне квалификацияле педагог-белгечләр һәм физик тәрбия буенча инструктор үткәрәчәк.

397 мең 370 сум «Гаилә» гаиләгә, аналар һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү һәм мәдәни үсеш үзәгенә бүлеп биреләчәк. Үзәк базасында (Студентлар ур., 13) «социаль склад» эшли, анда мохтаҗ түбәнкамалылар бушлай әйберләр ала. Проект кысаларында атнага бер тапкыр күчмә социаль склад эшен Түбән Кама муниципаль районының авыл җирлекләрендә дә оештырырга планлаштыралар.

Конкурста җиңүчеләр 14 гыйнварда Россия Федерациясе Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко үткәргән координация комитеты утырышында билгеләнде. Конкурска барлыгы 10 063 проект тапшырылган. Җиңүчеләр исемлегенә илнең барлык төбәкләреннән 2000 проект кергән. Ярдәмнең гомуми суммасы 4,2 млрд сум тәшкил итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100