news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар дәүләт филармониясе артистлары Илһам Шакиров каберен зиярат кылды

Бүген бөек җырчының вафатына бер ел тулды.

Татар дәүләт филармониясе артистлары Илһам Шакиров каберен зиярат кылды
Татар дәүләт филармониясе

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе ветеран артистлары, хезмәткәрләре һәм дин әһелләре Яңа бистә татар зиратында Илһам Шакировның каберен зиярат кылды. Бу хакта филармониянең матбугат сәркатибе Зимфира Гыйльметдинова хәбәр итте.

"Көндез Илһам ага рухына Мәрҗани мәчетендә Коръән укылачак", - диде ул.

Бүген Илһам Шакировның вафатына нәкъ бер ел тулды.


news_right_1
news_right_2
news_bot