news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның танылган тавыш режиссеры «Холоп» фильмында үз аудиоязмасын таныган

«Летел голубь» җыры Елена Фролова башкаруында «Сибирский тракт» студиясендә яздырылган.

Казанның танылган тавыш режиссеры «Холоп» фильмында үз аудиоязмасын таныган
pixabay.com

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Оксана Романова). Россиянең иң яхшы тавыш режиссерларының берсе, Казанда «Сибирский тракт» тавыш яздыру студиясен булдыручы Валерий Мостафин прокатка чыккан «Холоп» фильмына трейлерда үзенең «Летел голубь» җыры фонограммасын таныган. Мостафин социаль челтәрдәге үз битендә хәбәр иткәнчә, аудиоязма 1999 елда ук башкаручы, шагыйрь һәм композитор Елена Фролова белән хезмәттәшлек иткән вакытта ук ясалган.

«Кинога барып, Елена Фролова белән 1999 елда яздырылган «Летел голубь» фонограмма хәзер «Холоп» фильмында куелуына инаныргамы? Шулай да өч миллиард җыем… Үземнең фонограмманы һәрвакыт таныйм. Трейлерның иң ахырында яңгырый», дип язган тавыш режиссеры.

Постка дусларча тәкъдимнәр язганнар. «Җыемнан 0,1 процент таләп ит. Бүтән кирәкми, артыгын сорама», дип язган Сергей Сушков.

«Әгәр трекның нәкъ менә сезнең варианты уйнаса судлашырга мөмкин. Юристлар белән фикер алышырга кирәк, нюанслар бар. Тик минем хәтерләвемчә, Россиядә мондый эшләр булды», — дип киңәш биргән Олег Бурилов.

Мостафин үзе исә постта диалог барышында шулай ук элек бу язма берничә ел элек шау-шулы «Географ глобус пропил» фильмында файдаланылуын искә төшерде. Өстәвенә, берничә тапкыр.

«Холоп» комедиясе XIX гасырда «мажорны» яңадан тәрбияләүгә Россия авылына җибәрүләре турында. Комедия яңа ел бәйрәмнәренә берничә көн кала прокатка чыкты. Беренче көннәрдән картина касса җыемнары буенча рекорд куя.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100