news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры яңа ел әкияте өчен әдәби татар телендәге спектакль сайлаган

Спектакльнең пьеса авторы шагыйрь һәм драматург Рүзәл Мөхәммәтшин.

Тинчурин театры яңа ел әкияте өчен әдәби татар телендәге спектакль сайлаган
Солтан Исхаков

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры быел балаларга әдәби татар телле әкият әзерләгән. «Асылкош» спектаклен чыгаручы команда тамашачыларны яңа ел әкиятенә чакырды.

«Спектакльне гадирәк сүзләр белән дә эшләп була. Гади тел юлыннан китәргәме, әдәби тел белән эшләргәме дигән сорау тора инде ул. Минемчә, динамика булса, актив хәрәкәт булса, балаларга үзләре ишеткән яңа сүзләр дә кызык булачак», — дип саный «Асылкош җыры» спектакленең режиссеры Туфан Имаметдинов.

Әлеге спектакльдә берничә роль башкаручы Илфак Хафизов пьесаның теле бик шигъри булуын ассызыклады. Ә инде балаларны чиста татар теленә артистлар уйнатып кызыксындырырга тырышачак.

Спектакльнең пьеса авторы шагыйрь һәм драматург Рүзәл Мөхәммәтшин. Спектакльгә музыканы Зөлфия Рәүпова язган.

Спектакль дәвамында сәхнәдә Тинчурин театры оркестры уйнап торачак.

Балалар өчен фойеда да уеннар оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100