news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтештә «Җәлил укулары» әдәби бәйгенең зона турында йөздән артык укучы катнашты

Бәйге программасы берничә номинациядә узды, шигырьләрне татар, рус, чуаш һәм хәтта инглиз телләрендә сөйләделәр.

Тәтештә «Җәлил укулары» әдәби бәйгенең зона турында йөздән артык укучы катнашты
Мәдинә Ибәтуллина

(Тәтеш, 14 декабрь, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары», Мәдинә Ибәтуллина). Тәтеш татар урта мәктәбендә «Җәлил укулары» II Халыкара әдәби бәйгенең зона туры узды. Конкурста Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы районнарының белем бирү оешмаларыннан 9 яшьтән 25 яшькә кадәрге йөздән артык талантлы бала сәнгатьле сөйләү осталыгы буенча сынашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты канаты астында уза торган бәйге яшь буынны патриотик тәрбияләүдә гаять зур әһәмияткә ия», — дип билгеләп үтте сәламләү чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Кирилина.

Жюри рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Алмаз Нургалиев, районның милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова шигъриятне яраткан яшьләргә һәм өлкәннәргә уңышлы чыгыш ясауларын, ихлас тыңлап утыруларын, әле тагын — аралашу һәм дуслашу өчен яңа танышулар теләп, мөрәҗәгать итте.

Бәйге программасы берничә номинациядә узды, шигырьләр төрле телләрдә: татар, рус, чуаш һәм хәтта инглизчә яңгырады. Катнашучылар һәрбер шигъри юлга күңел җылысын кушып, Муса Җәлил әсәрләрен илһамланып сөйләде.

Чүпрәле районыннан килгән мәктәп укучысы «Вәхшәт» шигырен йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкарып, чарага хис-кичерешләр дулкыны өстәде. Бу мизгелләрдә залдагы тамашачыларның да, жюри вәкилләренең дә күзләре яшьләнде.

«Әлеге шигърият бәйрәме тирән эчтәлекле булды», — дип уртаклашты фикере белән жюри вәкиле, Тәтеш районында «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы бүлеге җитәкчесе Рима Сафиуллова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100