news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтешнең балалар ансамбле Бөтенроссия бәйгесендә җиңде

Өстәмә белем бирү үзәгенең «Ай корабле» «Җәй җырлый — 2020» Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады.

Тәтешнең балалар ансамбле Бөтенроссия бәйгесендә җиңде
tetushi.tatarstan.ru

(Тәтеш, 15 ноябрь, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Тәтешнең өстәмә белем бирү үзәгенең «Ай корабле» ансамбле «Җәй җырлый — 2020» Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ансамбльнең җитәк­чесе — сәләтле педагог Эльмира Җаббарова. Бәйгедә быел Россиянең 49 төбәгеннән җырчылар һәм вокаль ансамбльләр ­катнашкан.

Нәтиҗә ясаганда жюри музыка сәләте дәрәҗәсен, катнашучыларның басым ясау чисталыгын, шулай ук артистлыкны, сәхнә культурасын, үзенчәлек тойгыларын, башкарылган әсәрнең катлаулылыгын исәпкә алган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100