news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан вәкиле «Голос» проектының юбилей сезонында җиңү өчен көрәшәчәк

10нчы сезонында проектта катнашучыларның башкару осталыгын Александр Градский, Леонид Агутин, Пелагея һәм Дима Билан бәяли.

Татарстан вәкиле «Голос» проектының юбилей сезонында җиңү өчен көрәшәчәк
instagram.com/marina_moiseeva22/

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Питрәч авылында туып үскән Марина Моисеева «Голос» проектының юбилей сезонында беренче этапны узды һәм хәзер музыкаль бәйгедә тамашачыларның күңелен яуларга әзерләнә, аны телевизор караучылар ноябрь аенда күрә алачак. Җырчы «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта сөйләде.

10нчы сезонында проектта катнашучыларның башкару осталыгын Александр Градский, Леонид Агутин, Пелагея һәм Дима Билан бәяли. Беренче этапта Марина Моисеева 4 Non Blonds төркеменең What’s Up дип аталган җырын башкарды, аңа таба Россия эстрадасы мэтры Александр Градский борылды.

«Бик дулкынландым, җырны ахырына кадәр башкара алмам дип уйладым. Александр Градскийның миңа таба борылуы гына коткарды — бу миңа яңа көч өстәде, мин шатлыктан каядыр очып киттем һәм бөтен проблемалар онытылды», — диде Марина Моисеева.

Сәхнәдә Марина Дима Биланга (аның туганнары да Питрәчтә яши) игътибар итә. «Евровидение»дә җиңү яулаган җырчы күңеленә якын урыннарны, балачакта су коенган Мишә елгасын зур җылылык белән искә алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot