news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәдәният министры Ирада Әюпова Минзәлә театрына яңа директорны тәкъдим итте

Илнур Гайниев Лаеш һәм Яшел Үзән районнарында мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшләгән иде.

Мәдәният министры Ирада Әюпова Минзәлә театрына яңа директорны тәкъдим итте
https://mincult.tatarstan.ru

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Минзәлә татар дәүләт драма театрына директор итеп Илнур Гайниев билгеләнде. Директорны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим иткән.

Илнур Гайниев тумышы белән Минзәлә районыннан. Лаеш һәм Яшел Үзән районнарында мәдәният бүлеге җитәкчесе булып эшләгән иде.

Минзәлә театрын 1992-2020 елларда Роберт Шәймәрданов җитәкләде.

Иртәгә Минзәлә театры Мостай Кәримнең «Кыз урлау» спектакле белән яңа сезонын ача.

news_right_1
news_right_2
news_bot