news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Яңа татар җыры» бәйгесе җиңүчеләре авторлык хокукларын Ваһапов фондына тапшырачак

Конкурсның беренче сезонында икенче турга узган кешеләрнең дә авторлык хокукларын Ваһапов фондына бирүе кайбер иҗатчыларда дәгъва тудырган иде.

«Яңа татар җыры» бәйгесе җиңүчеләре авторлык хокукларын Ваһапов фондына тапшырачак
Рамил Гали

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов «Яңа татар җыры» бәйгесенең икенче этабын уздыра. Бу бәйгедә җиңгән авторлар хокукларын Ваһапов фондына тапшыра.

«Конкурс шартлары буенча, җиңгән авторларның хокуклары безгә күчә. Җиңү яуламаган авторның бөтен хокукы йөз процент үзенә кайта», — диде Рифат Фәттахов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

  • Узган ел конкурсның нигезләмәсе нигезендә бәйгенең җиңүчеләре генә түгел, икенче турга узучыларның да авторлык хокукларын Ваһапов фондына бирелүе кайбер иҗатчыларда дәгъва тудырган иде. Икенче турга узучылар хокукны — ун елга, җиңүчеләр — бөтенләйгә авторлык хокукларын Ваһапов фондына тапшыра, дигән хәбәр иҗатчыларга, әйтик композитор Зөфәр Хәйретдиновта ризасызлык тудырды.

Бәйгенең икенче сезонында кагыйдәләр үзгәргән. Нигезләмәнең 8.1нче пункты буенча конкурста катнашучылар барысы да авторлык хокукларын вакытлыча бәйгене уздыручыга тапшыра. «Узган елда тулы булмаган хокукларны авторлардан 15 елга алган идек. Әмма 15 елга безгә кирәк түгел дип саныйбыз. Катнашучылар тулы булмаган хокукларын безгә конкурс барышында гына бирә», — ди фонд җитәкчесе.

Ваһапов фонды җитәкчесе тәнкыйтькә карата да җавабын әйтте. «Кайбер шау-шу ясалма рәвештә килеп чыкты. Яңа татар җыры»на карата туган тәнкыйть — битараф булмауның бер формасы. Без һәр фикерне анализладык. Узган елда беренче этап кына булды. Тулы хокукка ия җырларны сандыкка салу өчен түгел, ә аларны таныту да кирәк. Тулы хокуклар булмаган очракта аларны яклау авыррак булыр иде. Без ул җырларны башкаручыларга тәкъдим итәбез. Максатыбыз — җырларны күбрәк яңгырату», — ди Рифат Фәттахов.

Рифат Фәттахов авторлык хокукларын алу авторлар өчен файдалы булачак дигән фикердә. «Без быел эстрадабызның күренекле башкаручылары белән ныграк эшлибез. Ягъни, җиңгән җырларны аларга тәкъдим итәчәкбез. Хезмәттәшлек ике як өчен дә файдалы булыр: башкаручылар репертуарын баетса, „Яңа татар җыры“ конкурсында җиңгән җырлар халыкка тизрәк барып җитәчәк», — дип өстәде продюсер.


Узган ел «Яңа татар җыры» конкурсына 347 гариза үткән. Быел гаризалар 20 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Оештыручылар әйтүенчә, бүгенге көндә эксперт комиссиясе конкурска җырларны үткәрү-үткәрмәү мәсьәләсен хәл итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100