news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлфәт Закирҗанов: Язучылар арасына Миләүшә Хабетдинова кебек тәнкыйтьчеләр җитми

Әмма билгеле бер чикләүләр аркасында тәнкыйтьчеләр Берлеккә тәкъдим ителә алмый.

Әлфәт Закирҗанов: Язучылар арасына Миләүшә Хабетдинова кебек тәнкыйтьчеләр җитми
Абдул Фархан фотосы

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Язучылар берлегенә Миләүшә Хабетдинова кебек актив тәнкыйтьчеләр кирәк, ди Әлфәт Закирҗанов. Әмма билгеле бер чикләүләр аркасында алар Берлеккә тәкъдим ителә алмавын искәртә.

«Безнең татар әдәбиятын ярата, белә торган берничә актив шәхесебез бар. Матбугатта йөзләгән чыгышлары булса да, Миләүшә кебекләрне Берлеккә ала алмыйбыз. Чөнки нигезләмә буенча китап булу сорала. Әмма тәнкыйть мәкаләләрен китап итеп чыгару авыр мәсьәлә» — диде Татарстан Язучылар берлегенең Тәнкыйть остаханәсе җитәкчесе Әлфәт Закирҗанов бүген Берлекнең чираттагы утырышында.

Әлфәт Закирҗанов Язучылар берлегенең әдәби ел йомгакларында һәрвакыт Гөлфия Гайнуллина һәм Нурфия Йосыпова чыгышлар ясаганын әйтеп узды.

«Әдәбиятчылар, тәнкыйтьчеләр мәсьәләсендә индивидуаль якын килеп булсын иде. Бәлки аларны тәнкыйть остаханәсенә кертеп буладыр. Андыйларны үзебезгә якынайтасы иде», — диде ул.

Бүген Язучылар берлегендә Проза, поэзия, балалар әдәбияты һәм әдәби тәнкыйть остаханәләренең берләштерелгән утырышы узды. Язучылар Гаяз Исхакый, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди, Һади Такташ, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләргә кандидатлар күрсәттеләр. Алга таба бу кандидатларны Берлек идарәсе караячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100