Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балалар әдәбияты остаханәсе Алиш премиясенә Эльмира Шәрифуллинаны тәкъдим итә
Бүген Язучылар берлегендә Проза, поэзия, балалар әдәбияты һәм әдәби тәнкыйть остаханәләренең берләштерелгән утырышы узды.
(15 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлегенең Балалар әдәбияты остаханәсе Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиягә шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаны тәкъдим итте.
«Эльмира Шәрифуллинаның „Ак бүре турында баллада“ әсәре „Идел“ журналында басылып чыккан, „Китап“ радиосы аудиокитап форматында әзерләгән», — дип мәгълүмат бирде Берлекнең балалар әдәбияты остаханәсе җитәкчесе Вакыйф Нуриев.
Бүген Язучылар берлегендә Проза, поэзия, балалар әдәбияты һәм әдәби тәнкыйть остаханәләренең берләштерелгән утырышы узды. Язучылар Гаяз Исхакый, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди, Һади Такташ, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләргә кандидатлар күрсәттеләр. Алга таба бу кандидатларны Берлек идарәсе караячак.
Вакыйф Нуриев үз чыгышында бүген Алишның туган көне икәнлеген искәртеп, Казанның 20 нче гимназиясе ишегалдында аңа бюст ачылуын хәбәр итте. Анда Алишның туганнарыннан журналист, төбәк тарихын өйрәнүче Азат Сөнкишев катнашкан. Аның «Һәйкәленә чәчәкләр» дигән китабын Алиш премиясенә тәкъдим итү мөмкинлеге турында сүз булган.
Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә торган премиясе ни дәрәҗәдә бу кандидатурага туры килен алга таба Язучылар берлеге идарәсе хәл итәчәк.
Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова Әлмәт бүлегенең шагыйрә Зинаида Захарованы тәкъдим итәргә җыенуын искәртте.
Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия 1996 елдан бирле бирелә. Аның беренче еллардагы лауреатлары Ләбибә Иксанова, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллиннар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз