Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан һәм Кыргызстан мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә багланышларны ныгытачак
Кыргызстан Республикасының мәдәният, мәгълүмат һәм туризм министры Азамат Җаманкулов әйтүенчә, Кыргызстан студентларын Казанга стажировкага һәм укытуга җибәрү ниятләнә.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан һәм Кыргызстан мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә багланышларны ныгытачак. Казан һәм Бишкәк мәдәният һәм сәнгать университетлары хезмәттәшлек итәчәк. Бу хакта бүген Казан ратушасында Россия-Кыргызстан Хөкүмәтара комиссиясенең мәдәният буенча эшче төркем утырышында сөйләшкәннәр.
«Без театр, китапханәләр эше, кинематография өлкәсендә багланышлар турында сөйләштек. Онлайн форматтагы чаралар турында да фикер алыштык», — диде Россия мәдәният министры урынбасары Николай Овсиенко.
Ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты Бишкәктәге мәдәният институты белән килешү имзалаганын әйтте. Музейлар хезмәттәшлек турында икеяклы килешү төзеде. Татарстанда эшче төркем утырышыннан соң Кыргызстан белән бәйле бик күп нәрсәләрне карап булыр», — диде Николай Овсиенко. Ул Татарстан һәм Кыргызстанны Чыңгыз Айтматов берләштерүен дә искәртте.
Кыргызстан Республикасының мәдәният, мәгълүмат һәм туризм министры Азамат Җаманкулов әйтүенчә, Кыргызстан студентларын Казанга стажировкага һәм укытуга җибәрү ниятләнә. Ул, шулай ук, Татарстан студентларын да көтеп калганын әйтте.
Министр музей һәм китапханә өлкәсендә партнерлык өчен мөмкинлекләр булганын искәртте. «Бүген Татарстанның сынлы сәнгать музеен күрдек, бергә онлайн күргәзмәләр оештырып булуны уйладык. Яңа китапханәне карадык. Тәҗрибә алмашып булачак, алтын фонд, шул исәптән Чыңгыз Айтматов әсәрләре белән интернет-платформалар булдыру турында килештек», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз