Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Салават Фәтхетдинов татар эстрадасы өчен институтта бюджет урыннар сорады
«Сәләтлеләр бюджет бүлегенә керсен иде», — диде җырчы.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Җырчы Салават Фәтхетдинов Казан дәүләт мәдәният институтында татар эстрадасы өчен бюджет урыннар сорады. Бу мәсьәләне ул Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында күтәрде.
Ул быел беренче тапкыр вузда бер бюджет урын да бирелмәгәнен әйтте. «Татар эстрадасы җимерелергә тора. Мин киләсе елга татар эстрадасы өчен 5-6 бюджет урыны сорыйм. Күп кирәкми, чөнки талантлар күп булмый. Сәләтлеләр бюджет бүлегенә керсен иде», — диде Салават Фәтхетдинов.
Ул коммерция бүлегендә уку елына 240 мең сум булуын әйтте. «Кагыйдә буларак, анда аз керемле гаиләләрдән укырга керәләр. Аз керемле гаиләләрдән талантлы балаларга ярдәм итәргә кирәк», — диде җырчы.
«Бүген бюджетта бер урын да юк. Оят бит. Мин бу мәсьәлә чишелер дип ышанам», — диде Салават «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул, шулай ук, утырышта мәдәни проектларга аерым кредитлау шартлары белән милли фонд булдырырга кирәк, дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз