news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Салават Фәтхетдинов: Бүген КХТИны тәмамлаган кешеләр продюсер булып эшли

Җырчы продюсерларны әзерләү үзәге булдыру кирәклеген әйтте.

Салават Фәтхетдинов: Бүген КХТИны тәмамлаган кешеләр продюсер булып эшли
"Татар-информ" архивы

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Җырчы Салават Фәтхетдинов фикеренчә, продюсерлар әзерли торган махсус үзәк кирәк. «Бүген КХТИны тәмамлаган кешеләр продюсер булып эшли», — ди ул. Бу проблеманы Татарстанның халкы артисты Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында күтәрде.

«Бүген яшь башкаручыларның продюсерлык институты мәсьәләсе актуаль. Продюсер финанс эшләрен дә алып бара, үзе үк агент, ул администратор да, дисклар да чыгаручы. Продюсерларны әзерләүче уку йорты булмагач, аларны каян алырга соң?! Аларны ГИТИСтан кала беркайда әзерләмиләр. 

Мәсәлән, бүген КХТИ (Казан илкүләм тикшеренү технология университеты — Т.И. искәрмәсе) тәмамлаган кешеләр продюсер булып эшли», — диде Салават. 

Аның сүзләренчә, кеше үзен производствода тапмаган икән, ул сәнгать өлкәсенә килеп, продюсерлык белән шөгыльләнә башлый. «Аларның финанс өлкәсендә дә, юридик белеме дә юк», — диде җырчы. 

«Хәзерге вакытта яшь башкаручылар белән юридик законнарны белмичә эшләү мөмкин түгел. Авторлык хокуклары турында сорау бик четерекле. Җырчы, композитор, башкаручы һәркайсы үзенчә эш итә. Бу мәсьәләне продюсерлар хәл итәргә тиеш. Ә алар юк. Вуз тәмамлагач, күпләр һөнәрен үзгәртә, аның оештыру сәләте җитеп бетми. Шуңа күрә, һичьюгы, факультет каршында кафедра булса да булдырырга кирәк», — диде Салават.

Ул бүген татар эстрадасында профессионалларга караганда КХТИны бетергәннәр күбрәк булуын да искәртте. «Һәр татар җырлый, билгеле, бөтенесен эшкә алып булмый», — диде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100