Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиянең мәдәният министры: Татарстанда мәдәният өстенлекле юнәлешләр рәтендә
Ольга Любимова Татарстан хакимиятенә «Мәдәният» илкүләм проекты буенча эше өчен рәхмәтен җиткерде.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда милли традицияләргә төбәк җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә. «Республика Президенты каршында Мәдәният һәм сәнгать советы булдырылуы да мәдәниятнең өстенлекле юнәлешләр рәтендә булуын күрсәтә», — диде Россия мәдәният министры Ольга Любимова Казан Ратушасында Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында.
«Татарстан - бай традицияләргә ия төбәк. Татар әдәбиятының меңьеллык традицияләре бар. 20 гасыр башында туган җирле драма театры эстетикасы, драматургиясе, актер һәм режиссерлык мәктәбе белән үзе бер сәнгать күренешенә әйләнде. Татарстанда театр өлкәсендә халыкара фестивальләр киң популярлык казанган. Бу традицияләргә төбәк җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә», — диде Любимова.
Ул «Мәдәният» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашырган өчен төбәк җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. 2019 ел нәтиҗәләре буенча барлык күрсәткечләр үтәлгән. 70тән артык объект төзелгән һәм төзекләндерелгән, өч китапханә, биш виртуаль концерт залы, алты кинозал ачылган, киңкүләм фестивальләр, күргәзмә проектлары үткәрелгән.
Федераль министр киләсе елга Татарстанда Алабугада һәм Яшел Үзәндә ике мәдәни үсеш үзәге төзелеше планлаштырылганын, 2022 елда Әлмәттә симфоник киноконцерт залы төзелеше ниятләнгәнен әйтте. «Быел белем бирү учреждениеләре ремонты программасы башланды», — диде.
Ольга Любимова Татарстанның яңа проектларны гамәлгә ашыру буенча сынау төбәге булырга әзер регион булуын искәртте.
Министр быел беренче яртыеллыкта республикада мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренең уртача эш хакы 34 мең сумга җиткәнен әйтте. Бу Идел буе федераль округында иң югары күрсәткеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз