Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирада Әюпова: Татарстанда заманча китапханәләр челтәрен киңәйтүне тәкъдим итәбез
Министр гамәлдәге учреждениеләрне заманча шартларга яраклаштырып үзгәртү турында сөйләде.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2021 елда Татарстанда заманча китапханәләр челтәрен китапханә эшен үстерү программасына нигезләнеп киңәйтергә уйлыйлар. Республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова Ратушада Мәдәният һәм сәнгать буенча совет утырышында шул хакта әйтте.
Ул гамәлдәге учреждениеләрне заманча шартларга яраклаштырып үзгәртү турында сөйләде. Милли китапханә шуның мисалы. Министр сүзләренчә, «Мәдәният» илкүләм проекты буенча муниципаль районнарда модельле китапханәләрне булдыру һәм яңа эш формаларын куллану халыкның бу институтка килүен кисәк арттырган.
«Федераль программа кысаларында биш китапханә яңартылган. Халыкның моңа мөнәсәбәтен күреп, без 2021 елдан Татарстанда китапханә эшен үстерү программасы буенча модельле китапханәләр булдыра башларга тәкъдим итәбез», — диде Ирада Әюпова.
Модельле китапханә — китап уку гына түгел, компьютерлардан да файдалана ала торган үзәк.
Министр чыгышында мәдәни сәясәтне гамәлгә ашыруда проблемаларны да атады. Алар арасында мәдәни өлкәдәге хезмәтләрнең адреслылыгы җитешмәве, квалификацияле кадрлар җитмәү, оешма җитәкчеләренең замана таләпләренә әзерлеге начар булуын билгеләп узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз