news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районының Адав-Толымбай авылында Әхмәр хәзрәт укулары үтә һәм Изге сукмак ачыла

Данлыклы ишанның исемен мәңгеләштерү йөзеннән, аның каберлегенә юл торгызу һәм этнографик-мемориал комплекс төзү эше алып барыла.

(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Буа районының Адав-Толымбай авылында II Әхмәр хәзрәт укулары үткәреләчәк.

«2021 елның 29 августында Әхмәр хәзрәткә багышланган Изге сукмакны ачу тантанасы һәм II Әхмәр хәзрәт укулары булачак», дип хәбәр итә Буа театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев. Тантана 11.00 сәгатьтә башлана.

  • Заманында Идел буенда данлыклы ишан буларак танылган Әхмәр бине Юныс әл-Толымбаи (1763-1819), Бохарада белем алып, көнчыгыш телләрен үзләштереп, Буага кайта, туган авылында мәчет белән мәдрәсә салдыра.

Бүгенге көндә, хәзрәтнең исемен мәңгеләштерү йөзеннән, аның каберлегенә юл торгызу һәм этнографик-мемориал комплекс төзү эше алып барыла.

Бу чаралар Россия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелүче Халыкара мәдәни үзәк «Культурное пространство усадьбы: от двора до салона» фестивале кысаларында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100