news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иван Ургант һәм Владимир Познер Казан Чәк-чәк музеенда фильмнарына бер өзек төшерде

Танылган Мәскәү кунаклары төшерә торган фильм рус халкы рухына багышланган.

Иван Ургант һәм Владимир Познер Казан Чәк-чәк музеенда фильмнарына бер өзек  төшерде

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). 15 июльдә, пәнҗешәмбе көнне, Иван Ургант һәм Владимир Познер Казанга килеп, Чәк-чәк музеенда үзләренең документаль фильмы фрагментын төшерде. Бу хәбәр белән Instagram битендә музей директоры Дмитрий Полосин уртаклашты.

«Бүген без бөтен коллектив белән искиткеч әңгәмәдәшләрне кабул иттек. Команда рус халкы (Россия) рухының үзенчәлеге турында фильм төшерә», — дип язган ул.

Танылган Мәскәү кунаклары төшерә торган фильм рус халкы рухына багышланган. Кино төшерү кысаларында, Татарстан башкаласыннан тыш, алар инде җиде шәһәрдә (Волгоград, Саратов, Самара, Түбән Новгород, Городец, Кострома һәм Рыбинск) булганнар.

Элегрәк «Татар-информ» Иван Ургант һәм Владимир Познер Идел буендагы сигез шәһәр, шул исәптән Казан турында документаль фильм төшерәчәк, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100