news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан ТЮЗына яңа баш режиссер куелды

Бүген Казан яшь тамашачы театрында труппа җыелышында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова коллективка яңа баш режиссёрны тәкъдим итте.

Казан ТЮЗына яңа баш режиссер куелды
Казан ТЮЗының матбугат хезмәте

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан яшь тамашачылар театрына яңа баш режиссер куелды. Әлеге вазифа Радион Букаевка тапшырылды. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Бүген Казан яшь тамашачы театрында труппа җыелышы үтте. Җыелышта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова коллективка яңа баш режиссёрны тәкъдим итте.

«Тетарның киләчәге бар — мин моңа ышанам. Театрда ике башлангыч бар: берсе административ — анысын директор алып бара, икенчесе иҗади — анысы баш режиссёр җаваплылыгында. Яңа баш режиссёр Радион Букаев белән сезгә күңедлсез булмас. Иң мөһиме — тетарның үз йөзе, үз тамашачысы булсын, киләчәге булсын», — диде Ирада Әюпова.

Радион Букаев Казан ТЮЗын балачактан ук яхшы белүен әйтте. «Минем өчен коллективтагы һәр артистның сәхнәдә үсүе әһәмиятле. Мин шул хакта уйлаячакмын», — диде Радион Букаев коллективка.

Театр директоры Айгөл Горнышева театрны алда масштаблы реконструкцияләр көтүен искәртте. Шундый җаваплы чорда театрга килергә җөръәт иткән Радион Букаевка рәхмәтләрен җиткерде.

Радион Букаевның иҗат биографиясендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Омск, Екатеринбург, Ростова-на-Дону, Краснодар, Кемерово, Красноярск, Уфа, Томск, Магадан, Ельц, Прокопьевск, Минусинск, Лесосибирск, Абакан, Майкоп, Таганрог һәм башка шәһәрләрдә куелган спектакльләр бар. 5 ноябрьдән Радион Букаев хезмәт вазифасына керешәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100