news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакиров исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар сайлау сентябрьдә башланачак

Премиягә һәвәскәр җырчылар да дәгъва итә алачак.

Илһам Шакиров исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар сайлау сентябрьдә башланачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Быелның сентябрь аеннан татар җырчылары Илһам Шакиров исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва итә алачак. Премия турындагы проектта аны өч кешегә тапшыру каралган. Бу турына «Татар-информ»га Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев сөйләде.

«Быел премия беренче тапкыр биреләчәк дип планлаштырыла. Аны рәсми төстә игълан итү 1 сентябрьдән соң булачак. Премиягә җырчылар дәгъва итә алачак. Төп үзенчәлеге шунда — премия өч кешегә биреләчәк, шуларның икесе - һөнәри (профессиональ) җырчылар (ир-ат һәм хатын-кыз), өченчесе - һәвәскәр җырчылар. Халык арасыннан чыккан талантларны да билгеләргә кирәк дигән карарга килдек», — дип сөйләде Шәйхразиев.

Премиянең күләме — бер лауреатка 200 мең сум булачак. Ягъни барысы бергә 600 мең сум. Финанслау «Татар халкының үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында башкарылачак. Исегезгә төшерәбез, әлеге программаның финанс ягын 100 млн сумга кадәр арттыру күздә тотыла, бу Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хупланган.

Илһам Шакиров исемендәге премия ел саен биреләчәк. «Бөек Илһам абый Шакиров исемендәге бу дәүләт бүләге татар иҗатын тагын да югарырак дәрәҗәләргә күтәрер дип өметләнәбез», — диде вице-премьер.

Илһам Шакиров исемендәге дәүләт премиясен булдыру тәкъдиме мәшһүр җырчы бакыйлыкка күчкәннән соң барлыкка килде. Ул 2019 елның 16 гыйнварында вафат булды. Илһам Шакиров истәлегенә Казанда яңа концерт залы ачылды, төрле объектлар булдырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100