news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда «Ирәндек моңнары» башкорт җыры бәйгесе оештыралар

Гала-концерт һәм бәйге җиңүчеләрен бүләкләү 22 августта Сибай шәһәренең үзәк мәйданында булачак.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда онлайн оештыру комитетында башкорт җыры башкаручыларының «Ирәндек моңдары» төбәкара бәйгесен уздыру вакытын билгеләделәр. Быел ул Сибайда 21-22 августта узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Нигезләмә буенча, бәйгегә 7-16 яшьлек балалар, 17-65 яшьлек үзешчән башкаручылар, 17-45 яшьлек һөнәри башкаручылар кертелә.

7-16 яшьлек балалар арасында бәйге бер турда 10 августта онлайн-режимда уздырыла.

Үзешчән һәм һөнәри башкаручылар бәйгесе ике турда уздырылачак. I тур 10-11 августта онлайн-режимда булачак.  II тур 21 августта узачак, монда I турдан узучылар катнаша.

Гала-концерт һәм бәйге җиңүчеләрен бүләкләү 22 августта Сибайның үзәк мәйданында булачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100