news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туган телләр елында республикада төрле юнәлештәге биш меңнән артык чара узачак

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәреләсе чараларга 80 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туган телләр елында республикада 5,5 мең мәдәни, мәгариф, спорт, иҗтимагый-сәяси чара һәм күргәзмә үткәреләчәк.

«Шуларның 148е Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан республика күләмендә үткәреләсе төп чаралар планына кертелгән. Аларның 37се инде үткәрелгән», — диде ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин республикада милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе буенча ведомоствоара эшче төркем утырышында.

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында үткәрелгән утырышта хәбәр ителгәнчә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәреләсе чараларга 80 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Республиканың төп чаралары планында Халыкара туган телләр көне уңаеннан уздырылган айлык зур урын алып торган. «Шорык йол» мари йола бәйрәме, «Сагаалган», «Бәрмәнчек бакчасы» фестивале, «Чуваш сандугачы» конкурсы үткәрелгән.

Дамир Натфуллин масштаблы чаралар буларак, «Изге Болгар җыены» тантаналы бәйрәмен, «Таба» яшьләр этномузыка фестивален искә төшерде.

«Оештыручылардан бәйрәм чаралары үткәргәндә короновирус инфекциясен профилактикалау чараларына игътибарны киметмәүне сорар идем», — диде Дамир Натфуллин.

«Туган телләр елы күп милләтле Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләренә һәм мәдәниятләренә ярдәм күрсәтү, аларны пропагандалау бурычларын уңышлы хәл итүгә тагын да ныграк этәргеч бирер дип ышанам», диде Дамир Натфуллин.

Ул бу хезмәтне башкаручыларга — укытучыларга, фән, мәдәният һәм сәнгать әһелләренә рәхмәтләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100