Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре Луначарский премиясен дәгъвалый ала
РФ Хөкүмәте премиясе иҗади һөнәр вәкилләре булмаган мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә тапшырыла.
(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның иҗади һөнәр вәкилләре булмаган мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре А.В.Луначарский исемендәге РФ премиясен дәгъвалый ала. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Дәгъвачылар мәдәният өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыра торган федераль башкарма хакимият, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, иҗади ассоциацияләр, берлекләр һ.б. оешмалар тарафыннан тәкъдим ителә», - дип искәрттеләр ведомствода.
Россия Мәдәният министрлыгының төбәк үсеше һәм өстенлекле проектлар департаменты премиягә дәгъва кылучылардан документларны быелның 1 июленә кадәр кабул итәчәк.
Кирәкле документлар һәм материалларның тулы исемлеге белән республика Мәдәният министрлыгында танышырга мөмкин. Алар арасында хезмәттәшләренең (шулай ук иҗади хезмәткәрләр, тамашачылар, укучылар һ.б.) дәгъвачыга биргән бәясе дә урын алырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз