Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Музыкантлар Әлфия Авзалова хөрмәтенә «Синең өчен» җырының интерпретациясен яздырган
Бүген, Әлфия Авзалованы искә алу көнендә, аның иҗатын сөючеләр яраткан җырларын искә ала.
(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан, Уфа һәм Мельбурнда яшәүче алты музыкант Әлфия Авзаловага багышлап «Синең өчен» балладасының интерпретациясен яздырган. «Татар-информ» музыкаль продюсер һәм музыкант Ильяс Гафаров белән бергә видеоклипның презентациясен тәкъдим итә.
Бүген, Әлфия Авзалованы искә алу көнендә, аның иҗатын сөючеләр яраткан җырларын искә ала. Татар музыкантлары бөек җырчы хөрмәтенә үзләренең уртак проектын тәкъдим итә. Музыкантлар Әлфия Авзалованың танылган җырларының берсен — «Синең өчен» композициясен сайлаганнар.
Проектта Зәринә Вилданова, Ания Фәйзрахманова, Зөлфия Камалова, Илнар Фатыйхов, Марат Фәйзуллин һәм Тимур Милюков катнаша. Алар һәрберсе үз партияләрен башкарган, ә Ильяс Гафаров аларны бер клипка җыйган.
«Әлфия Авзалова үз моңы аша мәхәббәт һәм җылылык бүләк иткән кебек, без дә бу композиция белән үзебезнең хисләрне тапшырырга тырыштык», — ди музыкантлар.
«Бу эшебез — җырны яңартып эшләргә теләгән музыкантларның бер иҗади җимеше. Бу ниндидер махсус проект та түгел. Катлаулы итеп эшләмәдек тә. Музыкантлар телефоннарга гына видео төшерделәр. Һәр кеше үз партиясен башкарды да мин аны бергә җыйдым», — ди Ильяс Гафаров әлеге видеоклип турында.
«Бу Әлфия апа репертуарыннан иң яраткан җырыбыз. Аны нинди генә стильдә, нинди генә ритмда да башкарсаң да ул кызыклы яңгырый. Ул актуальлеген югалтмый торган җыр», — ди ул.
- Бүген күренекле татар җырчысы, легендар Әлфия Авзалованы искә алу көне. Ул 2017 елның 15 июнендә 84 яшендә вафат булды.
- “Синең өчен” җырының авторлары - Гали Ильясов һәм Җәүдәт Дәрзаман.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз