Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Симферопольдә төрки телле китапханәләр түгәрәк өстәл үткәрә
Симферопольдә төрки телле китапханәләр түгәрәк өстәл үткәрә
(Симферополь, 15 июнь, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Бүген Симферопольдә 12 июньдә Судакта эшли башлаган «Кырым-2006. Бүгенге заман фән, мәдәният, мәгариф һәм бизнес дөньясында китапханәләр һәм мәгълүмати ресурслар» дип аталган XIII Халыкара конференция кысаларында төрки телле китапханәләр вәкилләренең «түгәрәк өстәл» утырышы була. Түгәрәк өстәл «Төрки телле илләр китапханәләре һәм музейлары: өстенлекләр, үзара мөнәсәбәтләр һәм партнерлык эшләре» исемле темага үткәрелә. И.Гаспралы исемендәге республика китапханәсе, Кырым Мәдәният һәм сәнгать министрлыгы, Кырым этнография музее ярдәме белән үткәрелгән бу чара - Исмәгыйль Гаспралының тууына 115 ел тулуга багышлана.
«Түгәрәк өстәл» эшендә төрки телле китапханәләр арасындагы үзара мөнәсәбәт, хезмәттәшлек, китапханәләр фондларын тулыландыру, үз илендә теге яки бу китапның басылып чыгуы турында хәбәрләшү, китап алмашу һәм китапханәләр системасында компьютер технологияләрен оптимизацияләү проблемалары тикшереләчәк. Анда кырымтатар китапханәсе хезмәткәрләре, Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Әзәрбәйҗан китапханәләре вәкилләре һәм Татарстан Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире Элина Җамалетдинова катнаша.
Утырышта төрле илләр китапханә эше белгечләре, кырымтатар галимнәре тарафыннан әзерләнгән докладлар тыңланачак. Моннан тыш, кырымтатр китапханәсе белгечләре утырышта катнашучыларга кырымтатар китапханәләренең оешу тарихына багышланган «XX гасырның беренче яртысында Кырым милли китапханәләре», «И.Гаспралы исемендәге китапханәне сирәк басмалар белән тулыландыру мәсьәләләре», «Кырымда яшәүче төрки халыкларының мәдәни кыйммәтләрен саклап калу һәм популярлаштыру», «Кырымтатар сәнгать музееның төзелү проблемалары» һ.б. темаларга докладлар тәкъдим итәчәк.
«Түгәрәк өстәл» кысаларында рус телендәге «Исмаил Гаспринский и Туркестан» («Исмәгыйль Гаспралы һәм Төркестан») исемле китап тәкъдир ителәчәк һәм Симферопольдә төрки халыкларының күренекле мәгърифәтчеләре һәйкәлләренә чәчәк бәйләмнәре салу булачак. Утырышта катнашучылар шулай ук этнография музеенда халык осталарының кул эшләре, кырымтатар ювелирларының милли рухта башкарган әйберләре, кырымтатар чигү үрнәкләре, милли рухтагы йорт кирәк-яраклары, кырым татарларының милли өс киемнәре белән таныша алачак. Утырыш азагында анда катнашучылар өчен яшь кырымтатар башкаручылары тарафыннан концерт программасы күрсәтеләчәк.
Халыкара конференциягә 35 илдән килгән 1500 делегат төрле темаларга багышланган шундый ук «түгәрәк өстәл»ләрне Кырымның Евпатория, Керчь, Судак һәм Ялта шәһәрләрендә дә уздырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз