news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада 16 июньнән 5 июльгә кадәр балалар рәсемнәреннән оештырылган күргәзмә эшләячәк

Алабугада 16 июньнән 5 июльгә кадәр балалар рәсемнәреннән оештырылган күргәзмә эшләячәк

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Иртәгә Алабуга дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында «Мин Шишкин кебек ясыйм» дип исемләнгән балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачыла.

Музей-тыюлык мөдире Лариса Башкирова әйтүенчә, әлеге күргәзмә шәһәрдә инде икенче ел рәттән үткәрелә икән. Тарихи-архитектура музей-тыюлыгы тарафыннан оештырылучы әлеге чараның максаты – сәләтле яшь рәссамнарны ачыклау, аларның иҗади үсешенә стимул тудыру. Күргәзмәдә Алабуга, Чаллы, Түбән Кама, Менделеевски кебек шәһәрләрнең балалар сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүче яшь рәссамнарның 200дән артык иҗат җимеше урын алачак. Яшь иҗатчыларның эшен танылган рәссамнар, сәнгать белгечләре, балалар сәнгать мәктәбе мөгаллимнәре бәяләячәк. Иң яхшы рәсем авторларына дипломнар һәм акчалата бүләкләр 5 июль көнне шәһәрнең И.И.Шишкин музей-фатирында тапшырылачак. Жюриның югары бәясен алган рәсемнәрдән әлеге музейда махсус экспозиция булдыру да күздә тотыла. Алар шулай ук «И.И.Шишкин – бөек рус рәссамы һәм пейзаж остасы» дигән Бөтенроссия балалар иҗаты фестиваленә дә тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot