news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестивале җиңүчеләрен бүләкләде

Фестивальдә беренче урынны Балтач районыннан Миңнебаевлар гаиләсе алды.

Рөстәм Миңнеханов «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестивале җиңүчеләрен бүләкләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Камал театрында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестивале җиңүчеләрен бүләкләде. Бәйрәм тантанасына Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та килгән иде.

«Һәр милләт үзенең тарихын белергә тиеш. Нәселебезне, буыныбызны беләбез икән, киләчәгебез бар дигән сүз. Шушы бәйрәмне оештырган кешеләргә рәхмәт. Киләчәктә дә бу эшләр алып барылыр дип ышанам», — диде Татарстан Президенты тантанада чыгышында.

Бүген фестивальнең республика этабында 6 гаилә катнашты: Әлмәттән Мотаһировлар, Актаныштан Мәсәлимовлар, Нурлаттан Морозовлар, Балтачтан Миңнебаевлар, Тәтештән Йосыповлар, Казанның Авиатөзелеш районыннан Вахитовлар гаиләләре. Һәр гаилә үзенең визит карточкасын тәкъдим итте, нәсел вәкилләре белән таныштырды. 


Галерея: «Тарихта без эзлебез» шәҗәрәләр фестивале җиңүчеләрен бүләкләүдән фоторепортаж

Фестивальдә беренче урынны Балтач районыннан Миңнебаевлар гаиләсе алды. Икенче урында Актаныштан Мәсәлимовлар гаиләсе, ә өченче урын Әлмәттән Габдрахман авылында яшәүче Мотаһировлар гаиләсенә булды.

Җиңүчеләргә дипломнар бирелде. Беренче урынга 150 мең сум, икенче урынга 130 мең сум, ә өченче урынны яулаган гаиләгә 100 мең сум тапшырылды.

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев театр фойесында әзерләнгән күргәзмә белән танышты. 

Быел «Тарихта без эзлебез» бәйгесе 2021 елның февралендә башланды. Ул өч этапта — муниципаль, зональ (Казан, Урыссу, Алабуга, Лаеш, Теләче, Кама Тамагы) һәм республика этаплары булды.


Галерея: «Тарихта без эзлебез» фестивалендә оештырылган күргәзмәдән фоторепортаж

2019 елда ТР архив эшләре буенча дәүләт комитеты шәҗәрәләр фестивален башлап җибәрә. Узган чараларда барлыгы 126 гаилә катнашкан. Быел әлеге чарада 40 районнан барлыгы 45 гаилә катнашкан, шулар арасында 4 гаилә Казаннан.

Бүгенге бәйрәм Бөтендөнья гаилә көнендә үткәрелде. Аны 1993 елда Берләшкән милләтләр оешмасы игълан иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100