news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фуад Вәлиевның 100 еллыгы уңаеннан, Казанда милли сәнгатькә багышланган чаралар була

Татар сәнгать белеменә нигез салган галим Фуад Вәлиевның юбилей елында фәнни конференция оештырыла, аның китабы тәкъдим ителә.

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар сәнгать белеменә нигез салган галим, Идел буенда беренче сәнгать белеме докторы Фуад Вәлиевның 100 еллыгы уңаеннан Казанда милли сәнгать торышына кагылышлы фәнни чаралар үтә.

Аның программасын Татарстанның мәдәни тармагында традицияләрне саклау һәм инновацияләр кертү ресурслар үзәге тәкъдим итә. Оештыручылар — әлеге үзәк белән бергә, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Мәрҗани исемендәге Тарих институты.

20 май көнне Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Мирас һәм заман: сәнгатьтә һәм архитектурада традицияләрне өйрәнү, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру проблемалары» дип аталган халыкара конференция башланып китә.

Конференциянең фәнни җитәкчесе Фуад Вәлиевның кызы — сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова. Фәнни җыелыш офлайн һәм онлайн форматта үтә.

21 майда «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Мирас һәм заман» дип аталган күргәзмә ачыла. Аның кысаларында Фуад Вәлиевның «Татарское народное декоративное искусство» дип аталган китабы тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә кысаларында милли бизәкләр темасына багышланган түгәрәк өстәл үтә. Биредә «Яңа татар орнаменты» конкурсына да нәтиҗә ясалачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100