news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Татарстан җыр һәм бию ансамбле Уфада зур концерт күрсәтәчәк

^Татарстан җыр һәм бию ансамбле Уфада зур концерт күрсәтәчәк

(Казан, 15 май, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Иртәгә Уфаның «Юбилейный» мәдәният сараенда 70 кешедән торган Татарстан җыр һәм бию ансамбле коллективы уфалылар өчен зур концерт программасы күрсәтәчәк.

Концерт программасы ике бүлектән тора: беренчесе – Казанның 1000 еллыгына бүләк итеп башкарылган «Казан турында риваять» концерты һәм икенчесе – ансамбль җырчыларының һәм биючеләренең аерым номерлары. Моннан тыш, концертта Рәшит Мостафинның 20 кешелек халык уен кораллары оркестры чыгышы һәм «Гөлнәзирә», «Тымрымриха», «Гармун» җырлы-биюле композицияләр булачак.

Татарстан җыр һәм бию ансамбленең Башкортстан җирендә инде 17 ел булганы юк икән. Аның әлеге концертларын Татарстан Мәдәният министрлыгы оештыра. Ул быел март аенда Казанга килгән Башкортстанның Ф.Гаскәров исемендәге җыр һәм бию ансамбле чыгышына җавап буларак башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100