news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар зыялылары тәүге тапкыр Тукайның мәхәббәте Зәйтүнәнең каберен зыярәт кылды

Зәйтүнәнең моңарчы билгелесез каберенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, педагог Филүсә Арсланова тап булган.

Татар зыялылары тәүге тапкыр Тукайның мәхәббәте Зәйтүнәнең каберен зыярәт кылды
Владимир Васильев

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Яңа татар бистәсе зиратында татар зыялылары тәүге тапкыр Тукайның мәхәббәте Зәйтүнәнең каберен зыярәт кылды.

«Бүген Габдулла Тукайның каберенә шагыйрьне искә алырга килдек. Быел тагын бер үзенчәлекле вакыйга булды: Зәйтүнәнең кабере табылды. Тукайның Зәйтүнәгә гыйшкы турында әсәрләрдән беләбез», — диде Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Зәйтүнәнең каберенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, педагог Филүсә Арсланова тап булган. Кабер ташында Тукай шигыре дә язылган.

«Биредә зур җырчы Шәфика Котдусованың кабере. Ул 1946 елда Мәскәүдә үлеп, Казанга кайтарыла. Каберенә оныгы белән килеп, гел чистартабыз. Бер өч еллап шулай янәшәдәге Зәйтүнә Мәүледова каберен күреп йөрдем. Шул микән дип, өйрәнеп, былтыр Фейсбукка язып чыктым», — дип сөйләде Филүсә Арсланова «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Ул язучы Фатыйх Котлы белән быел 4 мартта кабергә килгәннәрен әйтте. «Фотоларга төшереп эшләдек, өйрәндек. Фатыйх Кутлу кабер табылды, дип язып чыкты. Хәзер каберне чистартырга, төзекләндерергә, ташын да яңартырга җыеналар», — дип белдерде Филүсә Арсланова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100