news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар зыялылары Габдулла Тукайның каберенә чәчәкләр салды

Бүген Габдулла Тукайның үлгән көне: шагыйрь 1913 елның 15 апрелендә вафат булган.

Татар зыялылары Габдулла Тукайның каберенә чәчәкләр салды
Владимир Васильев

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген бер төркем җәмәгатьчелек Яңа Татар бистәсе зиратында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның каберенә чәчәкләр салды. Тукайның каберен зыярат кылу шагыйрьнең рухына дога кылу белән башланды.

Бүген Габдулла Тукайның үлгән көне: 1913 елның 15 апрелендә ул вафат булган. 

Чәчәкләр салуда ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, Камал театры артисты Ринат Таҗетдинов, шагыйрьләр Ләбиб Лерон, Рәдиф Гаташ, галим Хатыйп Миңнегулов һәм башкалар катнашты.

«Ел саен киләбез. Тукай апрельдә туган, апрельда киткән. Апрель ае - ул Тукай ае.

Быел шундый үзенчәлекле вакыйга булды:  Зәйтүнәнең кабере табылды. Тукайның Зәйтүнәгә гыйшкы турында әсәрләрдән беләбез. Тел белгече Филүсә Арсланова опера җырчысы Шәфика Котдусованың каберенә баргач, янәшәдә генә Зәйтүнә каберен күргән», — диде Ркаил Зәйдулла «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Линар Хәкимҗанов Тукайның бөеклеген, аны бөтен Казан белән җирләгәннәрен әйтте.

«Татар халкы беркайчан Тукайны онытмаячак. Без әле Тукайның никадәр бөеклеген һаман аңлап бетерә алмыйбыз әле. Безнең тарихта бөек татар шәхесләре күп, ләкин Тукаебыз булмаса, безнең милләт бер канатлы булыр иде», — диде Линар Хәкимҗанов.

Ул быел Тукайның тууына 135 ел тулуны билгеләп үтеләчәген әйтте. «Кырлай чоры иң якты истәлекләр калган чоры. Быел 26 апрельдә шунда җыелырга уйладык. Тукайның мирасын яшьләребезгә җиткерү — безнең бурыч», — дип белдерде мәдәният министры урынбасары.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев «Әгәр милләт Тукайны онытмый икән, димәк киләчәк бар дигән сүз. Узган гасырларда яшәсә дә, минем күз алдыма ул киләчәктәге кебек күренә. Аның шигырьләре бүгенге аянычларыбыз, бүгенге проблемалар турында. „Туган тел“ шигыренең популярлыгы көннән-көн арта. Тукай бүгенге көнне дә күргән. Тукай шулкадәр заманча шагыйрь. Аның иҗаты беркайчан искермәячәк», — диде.

Җырчы, Тукай премиясе лауреаты Идрис Газиев бала чагыннан һәрвакыт өендә Тукай шигырләренә җырлар яңгыраганын әйтте. «Һәрвакытта балачактан Тукайга мәхәббәт тәрбияләнде. Тукай әсәрләренә бик күп әсәрләрне җырладым», — диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100