news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурбәк Батулла мәдәниятне тозлы кыяр белән чагыштырды

«Алтын битлек» иясе мәдәниятнең һәм сәнгатьнең әһәмияте турында сөйләде.

Нурбәк Батулла мәдәниятне тозлы кыяр белән чагыштырды
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Габдулла Кариев театрында татар биюенә багышланган түгәрәк өстәл утырышында «Алтын битлек» иясе Нурбәк Батулла мәдәниятне тозлы кыяр белән чагыштырды.

«Уйлавымча, мәдәният — ул ниндидер кагыйдәләр, стандартлар, ә сәнгать — ул шул кагыйдәләрне бозу. Бәлки, мин ялгышамдыр. Әлбәттә, мәдәнияттән башка сәнгать була алмый. Кагыйдәне бозу өчен, аны башта булдырырга кирәк», — диде Нурбәк Батулла.

Мәдәниятнең һәм сәнгатьнең әһәмияте турында фикерен дәвам итеп, ул аларны кыяр белән чагыштырып күрсәтте.

«Алар тере кыяр белән тозлы кыяр кебек. Бакчада кыярың үсмәсә, аны тозлый алмыйсың. Мәдәният — ул тозлаган кыяр, саклана торган, киләсе буыннарга тапшыра торган әйбер. Тере кыяр кәкре үсәргә дә, үсми калырга да, зур да булырга мөмкин. Аның кыйммәте дә шунда. Тере сәнгать булмаса, сакларлык мәдәният тә булмаячак», — диде Нурбәк Батулла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100